Миңнеханов Казан генералы Лапинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады.
«Абруйлы хәрби җитәкче, хәрби эшнең тәҗрибәле профессионалы, Ватан өчен җиңел булмаган сәгатьтә Сез ватанпәрвәрлегегезне, Ватанны саклаучының намуслы булуына тугрылыкны һәм шәхси батырлыкны тагын бер кат расладыгыз, дәүләт бурычын хәл итүгә һәм илебез иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керттегез», - диелә генералга юлланган котлау телеграммасында.
«Без, татарстанлылар, үзен авыр хәрби эшчәнлеккә багышлаган данлы якташыбыз белән горурланабыз, һәм сезгә чын күңелдән хезмәтегездә һәм Россия даны хакына зур казанышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет», - диде Рөстәм Миңнеханов.