Казаннан Нур-Солтан шәһәренә туры авиарейслар ачыла
17 июльдә Казан аэропортыннан Казахстанның Нур-Солтан шәһәренә яңа туры рейслар эшли башлый. Очышлар якшәмбе көннәрендә гамәлдәге җәйге расписание буенча башкарыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Казаннан самолет 19:40 сәгатьтә китә һәм Нур-Солтан аэропортына 1:15 сәгатьтә төшә, кире очыш киләсе көнне, дүшәмбе – 2:05 сәгатьтә, Казанга 1:40 сәгатьтә төшәчәкләр. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышларны Red Wings авиакомпаниясе башкара. Маршрутларга 100 пассажир сыйдырышлы SSJ 100 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр аэропорт матбугат хезмәтендә.