Питрәч районы бистәләрендә яшәүчеләр өчен күп функцияле үзәк мобиль офисы эшләячәк
Питрәч районының Көек һәм Царево бистәсендә яшәүчеләр өчен күп функцияле үзәк мобиль офисы эшләячәк.
Иртәгә, 6 июльдә, күчмә офис Көеккә юл тотачак (Квартал 12 урамы, 5а йорт). Эш вакыты: 12-19 сәгать. Бу турыда «Питрәч-информ» хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе, 7 июль көнне, ул «Царево Вилладж» (Муса Җәлил урамы, 5 нче йорт) торак комплексында (12дән 19 сәгатькә кадәр) булачак.