Татарстанда иртәгә 31 градуска кадәр эсселек көтелә
Иртәгә, 7 июльдә, Татарстанда +31 градус эссе булачак. Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә +9..+14, төбәкнең көнбатыш районнарында +17 градус булачак.
Көндезен +26..+31 градус эссе булыр дип көтелә.