Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2022

Төмән татарлары Индрәйдә Авыл көнен бәйрәм итте

0
Төмән татарлары Индрәйдә Авыл көнен бәйрәм итте

Төмән татарларының «Яңарыш» газетасында Зәкия Сәетова Индрәй авылындагы бәйрәм турында яза.

Төмән районы, Индрәй авылында Авыл көне, гадәттәгечә, бик күңелле һәм зур әзерлек белән үтте. Бәйрәмне ямьле күл янында уздыру, әлбәттә, отышлы булды, ә һава торышы күңелләргә җылылык кына өстәде. Авыл көне елдан-ел заманча бәйге-ярышлар белән тулыландырылып тора. Бәйрәмне авыл мөселманнары оешмасы рәисенең урынбасары Кормангали абый Шәмсетдинов ачып җибәрде.

«Авылдашларга, килгән кунакларга саулык-саләмәтлек, иминлекләр, бәхет-шатлыклар телим. Җирдә сугышлар тынып, тиз арада һәр илдә тынычлык урнашсын иде», - дигән сүзләре белән изге догасын тәмамлады.

Бәйрәмгә күтәренке күңел белән килгән тамашачылар яратып концерт карадылар, артистларның һәр чыгышларын зур алкышлар белән озаттылар. Күрше авыллардан килгән артистларны тамашачылар шулай ук дәррәү кул чабып каршы алдылар, зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйрәм мизгелләрен тагын да бизәп авыл хакимият башлыгы Равил Хөснетдинов һәм авыл Думасы рәисе Рөстәм Арипов укуда, спорт буенча, иҗади яктан осталыкларын күрсәткән балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның укытучыларына, түгәрәкләр җитәкчеләренә, балаларына яхшы тәрбия биреп үстергән әти-әниләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук авыл хакимияте исеменнән почта бүлегендә, фельдшер-акушер пунктында, кибеттә, китапханәдә эшләүчеләрне, янгын сүндерүчеләр, дружинниклар, волонтерларны Мактау хатлары белән бүләкләделәр, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр. 202 нче яшен каршылаган авылның иң кечкенә һәм иң өлкән кешеләре билгеләнде.

Алар: 2 нче июньдә туган Фаяз Вәлеев һәм 98 яшьтәге Гөлмайрә апа Арипова иделәр. Һәм бергә 50 ел гомер иткән Нурания һәм Забирҗан Фәтхулиннарны Алтын туйлары белән котладылар. Тантана кунакларына тиешле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңел буразнасыннан чыкмый алга барды.

Артистлар, кунаклар бәйрәм мәйданында урнашкан матур бизәкле чатырга кереп татар ашларын тәмләп, рәхәтләнеп чәй эчтеләр, кызыксынып җирле музей экспонатларын карадылар. Ә балалар милли уеннарда бик актив катнаштылар.

Спортчылар спорт мәйданчыгы янына җыелып, җанатарларының көчле ярдәме белән армреслинг, гер күтәрү һәм көрәш ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар. Батырлар сайланды. Ерак түгел тәмле исләр таратып шашлык пеште, төрле сәүдә нокталары эшләп барды, сабыйлар батутта сикереп, карусельләрдә әйләнеп, дөядә, атларда йөреп күңел ачтылар.

Бәйрәм ахырында спорт ярышларының нәтиҗәләре игълан ителде.

Кул көрәшендә 1 урынга Руслан Арипов, Равил Сәфәргалиев чыктылар. Гер күтәрүдә Артур Глухов, Рөстәм Вәлишин беренчелекне яуладылар. Көрәштә Давид Билетников (Төмән), Ислам Таштимиров (Шыкча), Рунис Юсупов, Айрат Ариповка тиңнәр табылмады.

Бәйрәмнең тантаналы ахыры булып кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды, ялкынлы фейерверклар аттырылды.

Авыл көннәре белән башланып киткән ямьле җәйләребез күңелле үтсен!





Губернаторы России
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу





Москва

Сотрудники Росгвардии задержали устроившего стрельбу с балкона мужчину в Подмосковье 


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: трасса из Солнцева до Варшавского шоссе откроется в 2026 году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

PR time

«Сурганова и Оркестр» приглашают на Летник на Флагшток




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В новой Москве соревновались нештатные формирования

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня


Надежда Петрова

Теннисистка Петрова: Карацеву не хватает игровой уверенности



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Суд четвертый раз обязал бизнесмена возместить ущерб, нанесенный землям Люберец



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России