Рөстәм Миңнеханов Әлки районында чуваш халкының «Уяв» бәйрәмендә катнашачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада республиканың Әлки районында узачак чуваш мәдәнияте бәйрәме – «Уяв» бәйрәмендә катнашачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Быел бәйрәм Әлки районында, танылган чуаш шагыйренең туган ягында узачак. Рөстәм Нургалиевич бу бәйрәмдә традиция буенча катнаша, монысында да аның катнашуы планлаштырыла», – дип билгеләп үтте Галимова.
Бәйрәмгә республика Президенты белән бергә күрше төбәкләр губернаторлары, шулай ук КПРФ ҮК рәисе Геннадий Зюганов та киләчәк, дип өстәде Галимова.