Зәйдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды
Зәйдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, аның урынбасары Минзәлия Закирова, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Утырышның пленар өлешенә кадәр кунаклар Зәйнең Үзәк мәйданында булды.Тарихи әһәмияткә ия – космоста булган Чернушка кушаматлы эткә куелган үзенчәлекле һәйкәл күпләрдә кызыксыну уятты. Кунаклар шулай ук район мәгариф учреждениеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Зәйнең 370 еллык юбилее уңаеннан белем бирү оешмалары әзерләгән күргәзмә, тематик мәйданчыклар белән таныштылар.
Коллегиянең пленар өлеше «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Республикакүләм җыелышта 2022 елда Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов чыгышында мәгариф идарәсе эшчәнлеге белән таныштырды.
«Зәйдә сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү эше өстенлекле юнәлешләрдән санала. Район башлыгының «Сәләтле укытучы – сәләтле укучы» грантына фән олимпиадаларында җиңүче укучылар, аларны әзерләгән педагоглар ия булды. Мондый дәрәҗәгә 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча 48 укучы һәм 42 укытучы иреште», - диде Разиф Кәримов.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Быел да республикада БДИның уртача баллы Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары.
Аерым алганда, биш фәннән: профиль юнәлешендәге математика, тарих, химия, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИның уртача баллы сизелерлек арткан. Шул ук вакытта рус теле, физика, биология, информатика, рус әдәбияты буенча уртача балл кими төшкән.
Мәҗбүри имтиханнардан саналган рус теле буенча уртача балл – 72,82. Укучыларның бирелгән тексттан проблеманы һәм автор позициясен дөрес билгели белүләре ачыкланды. Күп укучыларның инша язганда орфографик хаталар ясамаулары күзәтелде. Рус теленнән югары баллны Бөгелмә укучылары җыюга иреште. Математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан буенча уртача балл - 64,07. Сынау нәтиҗәләре буенча, укучыларның геометрия белән бәйле биремнәрне уңышлы үтәүләре сөендерә. Югары Ослан районы укучылары яхшы балл җыеп, унлыкның башында тора.
Коллегиядә шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Министр Илсур Һадиуллин коллегиягә йомгак ясап, 2022 елда чыгарылыш сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү нәтиҗәләренә кабат игътибарны юнәлтеп, хаталарны кабатламыйча, җитәкчеләргә белем сыйфатын күтәрү буенча эш алып барырга кушты.