Татарстан икътисад министры урынбасары итеп Юлай Миңнуллин билгеләнде
Татарстанның икътисад министрының яңа урынбасары итеп Юлай Миңнуллин билгеләнде. Ведомствоның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген тиешле боерыкны имзалады.
Юлай Миңнуллин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның декабреннән бирле эшли. Министр урынбасары итеп билгеләнгәнче, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция сәясәте һәм проектларны икътисади анализлау бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
Миңнуллин яңа вазифада территориаль үсеш, җитештерү көчләрен урнаштыру һәм капиталь кертемнәр мәсьәләләре буенча кураторлык итәчәк, дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Элегрәк бу өлкә белән Равил Сираҗиев җитәкчелек иткән иде. Ул башка эшкә күчкән.