Казандагы күп катлы йортта ир-ат белән хатын-кыз сөрем газы белән агуланган
Казанның Годовиков урамындагы 6 нчы йортта ике кешенең газдан агулануы турында хәбәр 16.25 сәгатьтә килгән. Агулануның беренче билгеләре сөрем газыннан зыян күргән вакыттагы кебек булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» шул турыда хәбәр иттеләр.
Ике кеше зыян күргән. 25 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә салудан баш тарткан, ә 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Ул уртача дәрәҗәдә агуланган.
Хәлнең шартлары ачыклана.