Россиядә Владимир Путинның ял итү урыннары буйлап туристик маршрут эшли башлады
Хакасия, Тыва һәм Красноярск крае «Себер каникуллары» дип атала торган туристик маршрут ачты. Ростуризм белән берлектә өч төбәк сәяхәтчеләргә Россия Президенты Владимир Путинның ял һәм сәфәр урыннарында булырга тәкъдим итәчәк, дип сөйләде Telegram-каналында республика башлыгы Валентин Коновалов.
«Саяно-Шушенский ГЭСында без өч яклы килешү төзедек, аның кысаларында „Себер каникуллары» илкүләм туристик маршруты эшли башлады. Аны булдыру эше Хакасия, Тыва Республикасы, Красноярск крае белән һәм Ростуризм белән берлектә ярты елдан артык алып барылды», – дип билгеләп үтте ул.
Киләчәктә илкүләм маршрутка әверелергә мөмкин булган маршрутны беренче тапкыр Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Петербург халыкара икътисади форумында тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, сәфәр сигез көн тәшкил итәчәк, ә аның озынлыгы якынча 1,2 мең километрга җитәчәк. Юлда туристларны биш музей, тугыз күзәтү мәйданчыгы, балык тоту, суда йөзү, мини-поход һәм Себернең уникаль табигате көтә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Россиянең тагын алты төбәге бердәм илкүләм елга турмаршрутына керде. «Идел сәяхәте» Татарстан, Мордовия, Марий Эл, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләрен, шулай ук Пермь краен берләштерәчәк.