Әлмәтлеләр яңа буялган юл аркылы чыгу урыннарыннан зарлана
Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсе асфальт өслегенә салкын пластик салуның заманча технологиясен үзләштергән. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренчә, автомобиль юллары идарәсе асфальт өслегенә салкын пластик салуның заманча технологиясен үзләштергән. Аның ярдәме белән Әлмәттә берничә җәяүлеләр кичү юлы ясалган инде.
Әмма шәһәр халкының барысы да яңа технологияләрне югары бәяләмәде. Кайберәүләр машиналар йөрү өлешендә «пластик» өслек бик тайгак, дип зарлана. Алар фикеренчә, яңгырлар вакытында бу факт травматизмга китерергә мөмкин.