Буа районы Вольнистан авылында бөтен авыл халкы бергә җыелып корбан ашы үткәрде
Буа районы Вольнистан авылында бөтен авыл халкы бергә җыелып корбан ашы үткәрде. Корбанны әлеге авыл кызы Резеда Хөсәенова туган нигезендә чалдырды.
Казан шәһәрендә яшәп, үз бизнесын булдырган Резеда Кыям кызы берничә ел элек туган авылына кайтып туган йортын яңартты. Ул Буа районы Вольнистан авылында даими Коръән ашлары оештыра. Бу турыда «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Кем кайда гына яшәсә дә, үзенең кендек каны тамган җирен онытырга тиеш түгел, ди ул.