Миңнеханов һәм Шестаков су объектларын саклау һәм балыкчылыкны үстерү турында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков белән очрашты. Чарада катнашучылар республиканың су объектларын бергәләп саклау һәм балыкчылыкны үстерү мөмкинлеге турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
«Визит кысаларында Илья Шестаков „Биосфера фиш» балыкчылык комплексында булачак, республиканың балык тоту инфраструктурасы белән танышачак, шулай ук Россиянең төче су комплексын үстерүгә багышланган ведомствоара киңәшмә уздырачак», — диелгән хәбәрдә.