Равил Әхмәтшин Сирия Илчесе белән очрашты
Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Сирия Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Риад Хаддад булды.
Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Әхмәтшин Хаддадны республиканың сәүдә-икътисади, сәнәгать һәм туристлык потенциалы белән таныштырды.
Моннан тыш, алар Казанның 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләре башкаласы статусы алуы хакында да сөйләште.
Яклар шулай ук фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.