“Россия1” каналында совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында «Миссия выполнима» фильмы чыкты
11 июльдә 01.30 сәгатьтә «Россия 1» телеканалы Башкортстанда туып-үскән легендар совет дипломаты Кәрим Хәкимов эшчәнлеге турында «Миссия выполнима» документаль фильмын күрсәтте, дип хәбәр итә «Башинформ».
Кәрим Хәкимов - Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле, ул яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән. Фильмда аның Якын Көнчыгышта йогынты өчен көрәштәге мөһим роле турында сөйләнә, анда узган гасырның 20нче елларында Европа һәм СССР илләре мәнфәгатьләре сурәтләнә.
Хаҗ кылганда Хәкимов Совет дипломатиясенең яшерен миссиясен башкара, фильмда шул хакта сөйләнә.
Фильмда Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров, Россия дипломатлары һәм журналистлар катнашкан.