Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә корбан ите өләшүдә Катар дәүләте илчелеге ярдәм итте
Корбан бәйрәменең икенче көнендә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин ризалыгы белән корбан итен тарату хәйрия акциясе узды.
Акция Катар дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт бин Насер Ал -Тани әфәнде ярдәмендә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мохтаҗ, аз керемле һәм өлкән кешеләр корбан ите салынган пакетлар алды, оештыручыларга изгелекләре өчен дога кылды. Корбан итен таратуда Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм Катар дәүләтенең Россиядәге илчелегенең 2нче секретаре Абдулла Юсеф Ал-Сааи катнашты.
«Әлеге акцияне уздыру – Россия белән Катарның тугандаш элемтәләрен исбатлый, шулай ук Катар ягыннан Россия һәм бөтен ил мөселманнары адресына дустанә ишарә. Мондый чаралар Корбан бәйрәменең гуманистик нигезләрен ача, мохтаҗларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтә, мөселман өммәтендәге мөнәсәбәтләрне ныгыта», - диде Рушан Аббясов.