Абхазия парламенты Дәүләт Советы һәм эксперт бергәлегенең эш тәҗрибәсе белән кызыксынды
Абхазия парламенты җитәкчесе Лаша Ашуба Татарстан Дәүләт Советының, социаль әһәмиятле законнар әзерләгәндә һәм фикер алышканда, эксперт бергәлеге белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Абхазия Халык җыены (парламенты) рәисе Лаша Ашуба Казанга Татарстанның эш тәҗрибәсен, шул исәптән закон чыгару тәҗрибәсен дә өйрәнү өчен килде. Бүген аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Бу турыда ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хокук куллануны анализлау функцияләре нәкъ менә эксперт бергәлегенә йөкләнә. Моннан тыш, эксперт советлары әгъзалары, татарстанлыларны закон чыгару процессына җәлеп итеп, республика законнарының яңалыклары турында аңлату эшләре алып бара», - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Аның сүзләренчә, эксперт советлары ТР Дәүләт Советының барлык сигез комитетында да эшли. Аларның составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмә, фәнни оешма, профильле берләшмә вәкилләре керә.
Парламентарийлар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яңа формалар эзләү турында фикер алышты. Мөхәммәтшин Россия-Абхазия стратегик партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләр үсешенә ышаныч белдерде.
Татарстан белән Абхазия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү 1994 елда имзаланды. Узган ел ике республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 17 млн доллардан артык тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Президенты Аслан Бжания белән очрашты. Алар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм товар әйләнешен арттырырга килеште.