Иделдә теплоход бату турындагы эшне тикшерүне Александр Бастрыкин үзе контрольдә тотачак
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казан янында Идел елгасында теплоход бату турында җинаять эшен тикшерү барышын үзе контрольдә тотачак. Моннан тыш, бу эш Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольгә куелган.
Су транспортында бәхетсезлек очраклары ешаю сәбәпле, Тикшерү комитеты сулыкларда иминлек таләпләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
«Су транспортында хезмәт күрсәткәндә пассажирлар саны нормасын арттырган суднолар белән идарә итү, бортта коткару жилетлары булмау, техник яктан төзексез йөзү чараларын файдалану, механик төзексезлек булу, исерек килеш транспорт белән идарә итү, хокукы булмаган кешеләргә идарәне тапшыру, судноны законсыз рәвештә яңадан җиһазлау, аның конструкциясенә иминлек күрсәткечләрен начарайта торган үзгәрешләр кертү төп хокук бозу булып санала», диелә ведомство хәбәрендә.
- Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Казан янында пассажир теплоходы баткан, борттагы кешеләрне коткарганнар. Судноның хәрәкәт һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында зур зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Соңыннан теплоходның, йөкләмә шактый арту сәбәпле бату ихтималы турында хәбәр ителде.