Юрий Камалтынов: Сайлауларда электрон тавыш бирүгә ышанмаска сәбәп күрмим
Сайлауларда электрон тавыш бирү мөмкинлеге Татарстанның сайлау кодексында күрсәтелергә тиеш. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов матбугат конференциясендә белдерде.
«Электрон тавыш бирүне бүген үк эшләтеп җибәрергә кирәк дигән бурыч куелмый. Күп кенә төбәкләр моны берничә ел дәвамында сыный, бу эшне Мәскәүдән башладылар. Без бу мәсьәләдә һич тә ашыкмыйбыз, чөнки күп кенә кешеләр өчен электрон җайланма - иң якын дус түгел икәнен аңлыйбыз. Әмма мондый мөмкинлек, вариант буларак, сайлау кодексында булырга тиеш», - диде парламентарий.
Камалтынов сайлауларда электрон тавыш бирү системасын саклау дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, республикада бу мәсьәләләрне контрольдә тота һәм тикшерә ала торган иҗтимагый институтлар күп булуын әйтте.