Владимир Путин Фәрит Мөхәммәтшинга иҗтимагый чаралар уздырган өчен рәхмәт белдерде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырдылар. Ул республика парламенты җитәкчесенә иҗтимагый әһәмиятле чаралар уздырган өчен бирелде. Тантана Мәскәү Кремленең Екатеринбург залында үтте.
Татарстанның Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәясәтчегә бүләкне РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшиннан тыш, Дәүләт бүләкләренә губернаторлар һәм субъектлар башлыклары, ил төбәкләренең закон чыгару җыеннары җитәкчеләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре лаек булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә сишәмбедән бирле эш сәфәрендә. Кичә аның РФ Федераль Җыены Федерация Советында берничә очрашуы булды.
«Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты. Дәүләт Советы Рәисе Александр Шохин белән ил һәм төбәкләр икътисадына моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында импортны алыштыру һәм сәнәгать предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты», – дип билгеләп үттеләр ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.