Яшел Үзәндә King long маркалы уңайлы шәһәр автобусын сынап карадылар
Яшел Үзәндә King long маркалы шәһәр автобусының уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын шәһәр мэры Михаил Афанасьев бәяләде.
Бүген 6нчы номерлы шәһәр маршруты буенча King long маркалы 75 урынга исәпләнгән яңа автобус үтте. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урыннар бар, салон видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, гидравлик подвеска бар. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Яшел Үзәндә җәмәгать транспорты барлык уңайлык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш. Көн саен Яшел Үзән районында җәмәгать транспортыннан 30 меңгә якын кеше файдалана. Бездә, шул исәптән инфраструктура буенча да, мәсьәләләр бар, без аларны акрынлап хәл итәргә тырышабыз. Безнең автотранспорт предприятиесе техниканы яңарта, яңа автобуслар сатып ала», - диде Михаил Афанасьев.
ПАТП директоры Дмитрий Грузков сүзләренчә, әлеге категориядәге 6 автобус шәһәр яны маршруты өчен, планда шәһәр маршрутларына хезмәт күрсәтү өчен автобуслар партиясен сатып алу.