Пенза өлкәсендә «Туган як» фестивалендә татар халык киемнәрен күрсәттеләр
11 июль көнне Спутникта «Туган як» фестивале узды. Аны Хәбиб Җамал Тенишев исемендәге мәдәни-агарту үзәге һәм Пенза өлкәсенең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы оештырды.
Чара Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үтте. Фестиваль Пенза шәһәре яр буенда узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.
Тантана зур экраннан кыскача гына халык тарихы турында сөйләүдән башланып китте. Аннары тематик интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар («Исемле беләзек», тәлинкәгә язу, «Зур буягыч») ачылды. Балалар мәйданчыгында яшь кунаклар белән аниматорлар эшләде, конкурслар узды. Шулай ук спорт клублары күрсәтмә чыгышлар белән чыгыш ясады.
Фонтан мәйданында татар халык костюмнары күрсәтелде. Модельләр киемнәрне күрсәтте, ә алып баручылар аларның үзенчәлекләре һәм детальләре турында сөйләде.
Тамашачылар Казан шәһәре филармониясе солисткаларын, Татарстан Республикасы артистларын, төрле фольклор ансамбльләр һәм Пенза өлкәсе коллективларын тыңлады. Сәламләү сүзе белән кунакларга Тенишев исемендәге мәдәни-агарту үзәге директоры Рәшит Куряев, «Ак калфак» оешмасы рәисе Эльвира Васильева, имамнар һәм бәйрәм кунаклары мөрәҗәгать итте.
Чарада Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке һәм мәгълүмат сәясәте министры Павел Маслов катнашты. Ул Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко исеменнән «Ак калфак» оешмасы рәисе Эльвира Васильеваны Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бүләкләде. Рәис урынбасары Галия Тенишеваны Пенза өлкәсе Губернаторының Рәхмәте белән бүләкләде.
Корбан бәйрәме уңаеннан барлык кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга пылау, су һәм туңдырма өләштеләр. Бәйрәм яр буенда салют белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.