Татарстанда һава шартлары яхшыруы көтелә
Иртәгә, 16 июльдә, Татарстанда яшен һәм коеп яуган яңгырдан соң, атмосфера басымы күтәрелү белән һава шартлары яхшыра.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә һәм иртән Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез явым-төшем ихтималы аз.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.
Татарстанда төнлә һава температурасы +13..+18 градус (Казанда - +14..+16). Көндез һава температурасы +24..+29 градуска (Казанда +25..+27) кадәр күтәреләчәк.