Татарстанда яшь егетне эзлиләр, ул көймә артыннан йөзгән һәм су астына киткән
Коткаручылар бүген Тәтеш районының Татар Бидәңгесе авылы янында су астына китеп югалган 18 яшьлек егетне эзли.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егет көймә артыннан йөзгән, әмма аны агым су астына алып киткән.