Татарстанда тагын 40 кеше Covid-19 белән авыруы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус авыруының тагын 40 очрагы расланган. Стопкоронавирус.рф порталында шул турыда хәбәр ителә.
36 пациент хастаханәгә урнаштырылган. Үлем очрагы яки чирдән савыгучылар теркәлмәгән.
Шулай итеп, пандемия башыннан бирле авыручылар саны 153 249 кешегә кадәр җиткән, шулар арасында 149 687 кеше авырып сәламәтләнгән.
Covid-19 авыруыннан республикада барлыгы 1996 кеше үлгән.