Татарстанда Aurus заводы Komendant автомобилен җитештерә башларга әзерләнә
Aurus компаниясе Komendant внедорожнигын җитештерүгә керешергә һәм автомобильне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу турыда компания «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Җитештерүдә Aurus Komendant автомобильләрен серияләп чыгару өчен кирәкле әзерлек эшләре башлап җибәрелде», – диелә оешма хәбәрендә.
Внедорожник премьерасының датасы һәм урыны турында якын киләчәктә билгеле булачак.
Aurus заводы «Алабуга» махсус икътисади зонасында штатлы режимда эшли. Aurus партнерларының күбесе предприятие белән хезмәттәшлекне дәвам итә.
«Россиягә импортны тыюга эләккән комплектлау һәм материаллар буенча альтернатив тәэмин итүчеләр табылды, хәзерге вакытта кирәкле килешүләр төзелә. Локаль тәэмин итеп торучылар санын арттыру өчен планлы эш дәвам итә», – дип билгеләп үттеләр компаниядә.
Предприятиедә җитештерү эшләре 2022 елга расланган планнар нигезендә бара, диелә хәбәрдә.