Пермь краеның Тор авылында авыл Сабан туе узды
Пермь крае Кунгур округының Тор (Усть-Турка) авылында край авыл Сабантуе узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Бәйрәмгә Татарстан һәм Башкортстаннан делегацияләр килде. Кунаклар милли аш-су белән сыйланды, музыкаль коллективлар чыгышлары, халык уеннары һәм күңел ачулар оештырылды, халык һөнәрчелеге осталарының эшләнмәләре күрсәтелде.
Традиция буенча, Сабантуйда милли көрәш ярышы һәм ат чабышлары узды.