Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлек азыгы белән 64 процентка тәэмин ителгән
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәсе буенча, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлек азыгы белән 64 процентка тәэмин ителгән.
Кичә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов терлек азыгы әзерләү һәм техниканы урып-җыю кампаниясенә әзерләү турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ленар Гарипов хәбәр иткәнчә, республика кырларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 387 мең тонна печән һәм 1 млн 762 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Республика буенча бер шартлы терлеккә 14 центнер терлек азыгы берәмлеге туры килә. Бу планның 35 проценты. Кайбыч, Бөгелмә һәм Чистай районнарында ихтыяҗның 50 проценттан артыгы әзерләнгән. 14 районда күрсәткечләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбән. Яшел Үзән районында «Красный Восток» хуҗалыклары шартлы баш терлеккә нибары 8,8 ц.к. берәмлек әзерләгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык әзерләү актив дәвам итә. Бүгенге көнгә бу 538 мең тонна – ихтыяҗның 64 проценты. Министр урынбасары Мамадыш, Биектау, Чирмешән, Алабуга районнары халыкны тулысынча печән белән тәэмин иттеләр, дип хәбәр итте.
Шул ук вакытта Апас, Лаеш, Кама Тамагы, Актаныш һәм Питрәч районнарына терлек азыгы әзерләү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Соңгы елда нәкъ менә шушы районнарда халыктагы сыерлар саны кимүгә юл куелган.
Бу атнада ашлык җыю комплексын комиссия тарафыннан кабул итү уздырылган. Белгечләр ашлык җыю комбайннарының, ындыр табакларының һәм туфракны туңга сөрү агрегатларының әзерлеген бәяләгәннәр. Техниканың урып-җыю эшләренә әзерлеге Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Питрәч районнарында түбән дәрәҗәдә күзәтелә.
Көзге культуралар чәчүгә бер ай кала диярлек. Ленар Гарипов аграрийларны чәчүгә туфрак әзерләү темпларын арттырырга чакырды. Бүгенге көндә кирәкле 491 мең гектарда 238 мең гектар җир әзерләнгән, диелә хәбәрдә.