Алабугада абортлар саны ике тапкыр кимегән
«Миңа тормыш бүләк ит» акциясен үткәрү кысаларында гаиләне планлаштыру аспектлары турында баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова сөйләде. Ул 35 елдан артык Алабуга район үзәк хастаханәсендә эшли.
Гөлнара Солтанова сүзләренчә, 2022 елда Алабуга районында абортлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк кимегән. Уңай динамика бик мөһим: бу район үзәк хастаханәсе баш табибының гына түгел, район башлыгының да эшчәнлеге бәяләнә торган әһәмиятле индикатор. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзер абортлар саны сизелерлек кимеде. Минемчә, дәүләт ярдәме чаралары: ана капиталы, балигъ булмаган балаларга айлык пособие, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чаралары чагылыш тапты», - ди табиб.
Гөлнара Солтанова тагын бер кызыклы тенденцияне билгеләп үтте. Соңгы елларда Алабугада 30-35 яшьтән соң беренче бала тууга килгән хатын-кызлар саны арта.
Табиб искәртеп узганча, беренче баланы 20 яшьтән алып 38 яшькә кадәр табарга киңәш ителә.