Шамил Идиатуллин Казанда Милли китапханәдә чыгыш ясаячак
23 июль көнне Татарстан Милли китапханәсендә Бөтенроссия телдән уку көнен билгеләп үтәчәкләр. «Тере классика» хедлайнерлары - актриса Екатерина Шпица һәм язучы Шамил Идиатуллин.
Чара кунакларын китап күргәзмәсе, балалар өчен телдән уку буенча мастер-класс көтә. Барлык теләүчеләр дә рус, татар һәм башка телләрдә чыгыш ясый алачак. Бу вакытта музыка уйнап тора. Моннан тыш, нәфис сүз осталары өчен ачык микрофон да үткәрелә, ә финалда иң яхшы чыгышлар өчен дипломнар тапшырыла.
Чараның хедлайнерлары Татарстан Милли китапханәсенең конференцияләр залында иҗади очрашу уздырачак. Танылган шәхесләр белән 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр аралашырга мөмкин.
- Бәйрәм программасы турында түбәндәге сылтама буенча тулырак мәгълүмат алырга һәм анда катнашу өчен теркәлергә мөмкин.