Яшел Үзәндә төнге янгында ике ир-ат һәлак булган
Узган төндә Яшел Үзәннең Революция урамында зур булмаган шәхси йорт януы турында хәбәр иткәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат әйттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утның бер катлы йортны тулысынча колачлап алуын ачыклаган.
Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Янгын сүндергән вакытта һәлак булган ир-ат мәете табыла. Тагын бер кеше мәете бераз соңрак, янган конструкцияләрне сүткәндә табыла. Аларның шәхесләре билгеләнә.
Янгын мәйданы 65 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.
Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы