Прокуратура Казандагы төзелештә эшче үлгәннән соң тикшерү башлады
Казанның Окольная урамындагы төзелеш мәйданчыгында эшче һәлак булганнан соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итә.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Вакыйга урынына Киров районы прокуроры Илдар Сабиров чыкты.
Күзәтчелек ведомствосы объектны төзү белән шөгыльләнүче оешманың вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Вазифаи затларның хезмәт саклау таләпләрен үтәү дәрәҗәсе бәяләнәчәк.
Моннан тыш, эшченең үлем факты буенча җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контрольгә алган.
«Татар-информ» Казанның Окольная урамындагы төзелеш мәйданчыгында эшче өстенә арматура салынган әрҗә төшүе һәм ир-атның һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.