Белгеч вакцинация турында: 2021 елдагы кебек Covid-19 күпләп таралуга юл куймаска тиешбез
Татарстанда Covid-19 белән авыручылар санының артуы тенденциясе бар. Чикләү чаралары бетүгә карамастан, вирусның күчеп йөрүен истә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов.
«Шуны истә тотарга кирәк, яңа коронавирус инфекциясе юкка чыкмады. Хәзер чит илләрдә, шул исәптән Европада да имин булмаган хәл булуын күрәбез. Татарстанда да Covid-19 йоктыру очраклары арту тенденциясе бар. Бу авырулар санының сезонлы артуына һәм Омикрон штаммы төрләренең циркуляциясе артуга бәйле», – дип сөйләде эпидемиолог.
Авырулар саны арту шулай ук ял чоры белән дә бәйле. Бу чорда күп кенә татарстанлылар чит илгә ял итәргә барып, анда йогышлы чир йоктыра, дип саный Лопушов.
Үзеңне һәм якыннарыңны Covid-19 чиреннән саклау өчен эпидемиолог прививка ясатырга киңәш итә. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда күмәк иммунитет дәрәҗәсе 10 процентка гына җитте.
«Коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен бу җитәрлек түгел. Республиканың миллионнан артык кешесе кабат вакцинация ясатырга тиеш. Без узган елдагы хаталарга юл куймаска тиеш, ул вакытта – октябрь аенда авыручылар саны күпләп артты. Шуңа күрә вакцинация эшен яңадан башларга кирәк», – дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов.
Коронавирустан прививканы ясау өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итү дә җитә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер вакцинациянең тулы циклы өчен Спутник-V препаратының беренче компонентын гына да ясау җитә.
Спутник-Лайт белән прививка ясаткан кешеләр кабат вакцинация вакытында Спутник-V вакцинасының икенче компонентын ясата ала.