Казанда Бәхетле урамы һәм тыкрыгында хәрәкәтне өлешләп чиклиләр
Татарстан башкаласында Бәхетле урамы һәм тыкрыгы буенча хәрәкәт итүне этаплап чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Вакытлыча уңайсызлык тууның сәбәбе - су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү. Инде иртәгә үк, 19 июльдә, Бәхетле тыкрыгы буенча 18нче йорттан 14нче йортка кадәрге арада хәрәкәт өлешчә ябылачак.
Чәршәмбе көнне, 20 июльдә, Бәхетле тыкрыгында 14нче йорттан алып 6нчы йортка кадәрге арада хәрәкәт туктатыла. Җомга көнне, 22 июльдә, Бәхетле тыкрыгы буенча 6нчы йорттан алып 2нче йортка кадәрге участокта хәрәкәт чикләнәчәк.
Дүшәмбе көнне, 25 июльдә, Бәхетле тыкрыгы буенча 1нче йорттан алып Бәхетле урамындагы 40нчы йортка кадәр хәрәкәт ябыла. Сишәмбе, 26 июльдә, Бәхетле тыкрыгы буенча 2нче йорттан Бәхетле урамында 49нчы йортка кадәр хәрәкәт өлешчә туктала.
Чәршәмбе көнне, 27 июльдә, Бәхетле урамындагы 49нчы йорттан 55нче йортка кадәрге участокта хәрәкәтне туктатачаклар. Моннан тыш, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 27 һәм 28 июльдә, Бәхетле урамындагы 49 нчы йорттан 67нче йортка кадәр хәрәкәт чикләнә.
Һәм, ниһаять, җомга көнне, 29 июльдә, Бәхетле урамындагы 67нче йорттан 58нче йортка кадәрге арада хәрәкәт өлешчә ябыла.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның Губкин урамы буенча хәрәкәт август ахырына кадәр чикләнәчәк, дип хәбәр иткән иде.