Казанда арматура төялгән әрҗә эшче өстенә өзелеп төшкән, ир-ат үлгән
Фаҗига узган җомгада Казанның Окольная урамындагы төзелеш мәйданчыгында булды, дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Билгеле булганча, 52 яшьлек эшче төзелеп килә торган бинаның икенче катында булган. Ул арматуралы әрҗәне кабул итәргә тиеш була. Ачыкланмаган сәбәп аркасында, әрҗәнең бер башындагы трос өзелеп, йөк ир-ат өстенә төшкән.
Эшче хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Әлеге факт нигезендә «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.