Түбән Камада велотандем ярышында җиңүчеләр билгеле булды
Түбән Камада велотандем ярышлары узды. Углич, Ярославль, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән катнашучылар Түбән Камада узган «батыр кешеләр» катнашында Һәвәскәрләр велоспорты фестивалендә иң яхшы исем өчен көрәште. Ярышларда биш команда катнашты, аларның икесе Түбән Камадан иде. Җиңел булмаган көрәштә җиңүне Углич командасы, икенче урынны – Түбән Кама, ә өченче урынны Түбән Новгород яулады.
Фестиваль беренче тапкыр үткәрелә. Велотандем – дөньяда иң киң таралган транспорт төре түгел. Бу - ике кеше өчен велосипед. Велосипедчылар бер-бер артлы утыра, икесе дә педальләр әйләндерә, шул ук вакытта беренче велосипедчы гына руль белән идарә итә. Фестивальдә икенче спортчы күрмәүче иде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фестивальне оештыручылар – Велосипедчылар берлеге директоры, Түбән Кама шәһәр советы депутаты Рәис Шәехов һәм Углич шәһәренең гадәти булмаган велосипедлар музее директоры Сергей Кондаков - икенче танылган исеме Василий Самокатов.
Мондый узышлар «батыр кешеләр» өчен бик мөһим. Алар сәламәтлекләре чикле булганнарга социаль тернәкләндерүдә булыша, шуның аркасында үзләрен командада тулы канлы катнашучылар итеп хис итә.
«Минем бу искиткеч вакыйгага катнашым булуыма бик шат, чөнки үзем дә велосипедта йөрергә яратам, - дип язды социаль челтәрләрдә, ярышларда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин. - Минем өчен, берничә ел элек без велоузышка старт биргән яраткан Түбән Каманың, сәламәт яшәү рәвешен алып баруы мөһим».
Депутат сүзләренчә, бу спорт үсешкә һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Айдар Метшин тиздән ярышларга баручы Түбән Кама командасына ярдәм итәргә һәм мондый спортчыларны югары дәрәҗәдә әзерләү, турнирлар үткәрү мөмкинлеге бирә торган тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына җибәрергә вәгъдә итә.