Синоптиклар Татарстанда эссе көннәр, яшен, бозлы, көчле яңгырлар фаразлый
Татарстанда берничә көнгә тотрыксыз һава торышы килде. Яшенле яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшем, көчле җилле, кайбер урыннарда боз яву ихтималы булган эссе көннәр кайтты, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Киләсе тәүлектә республика аша төньяк-көнбатыш циклонының актив фронталь бүлекләре узачак. Бүген төнлә һәм 19 июль көнне көндез республикада һәм аның башкаласында урыны белән яшенле, көчле яңгырлар, боз, тизлеге 15-20 м/с ка кадәр булган көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
20 һәм 21 июльдә циклонның төньякка юнәлеше барышында республика аның тыл өлешендә булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы зур түгел, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Һава температурасы сизелерлек түбәнәя: 20 июльдә төнлә 11-16 градуска кадәр, 21 июльдә – 9 градустан 14 градуска кадәр булачак. Көндез һава 20-25 градуска кадәр җылына.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, атна ахырында, 22-23 июльдә, һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә +11..+16 градус, көндез +20..+27 градус эссе булачак.