Владимир Путин табибларга онлайн язылу мөмкинлекләрен киңәйтергә кушты
Россия дәвалау оешмаларының барлык пациентлары да табибка онлайн рәвештә языла алмый, бу хезмәтнең эшен киңәйтергә кирәк, моның өчен технологик яктан барысы да әзер, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу турыда ул Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советында әйтте. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Хәзер табибка онлайн рәвештә язылу мөмкинлеге булганнарның күләме турында да саннар әйттеләр – анда дистәләгән миллион. Шуның белән бергә, сораштырылган пациентларның 20 проценты гына табибка онлайн – электрон юл белән языла алуы турында әйтүенә игътибарыгызны юнәлтергә телим. Рецептны бу юл белән Мәскәүдә һәм эксперимент үткәрелә торган башка төбәкләрдә генә алырга мөмкин», – диде Путин.
Президент билгеләп үткәнчә, табибка электрон язылу мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк. Ул бу мәсьәләне «бернинди чикләүләргә карамастан» хәл итәргә мөмкин булган мәсьәлә дип атады.
Путин әйтүенчә, бу хезмәт күрсәтүнең эшен киңәйтү өчен барысы да әзер, диелә хәбәрдә.