Казан Кремлендә Йосыповлар нәселе мирасы турында сөйләячәкләр
26 июльдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Князь Йосыповларның дворян нәселе. Көнчыгыш сюита» күргәзмәсе ачылышы була. Экспозициядә «Архангельское» музей-йорты җыелмасыннан Йосыповлар гаиләсенең бай документаль һәм матди мирасы тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә коллекциянең 400дән артык предметын берләштерәчәк, аларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелә һәм Россия тарихында атаклы князь нәселенең ролен күрсәтәчәк, аның илнең икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше турында сөйләячәк.
Күргәзмәне ачу тантанасының махсус кунагы халыкара конкурслар лауреаты, пианист, композитор Дмитрий Мячин булачак. Ул «Йосыпов бакчасының чыгы буйлап» музыкаль программасын башкарачак, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.