Екатеринбургта беренче район Сабан туе булды
Екатеринбург шәһәренең Чкаловск районында беренче тапкыр татар-башкортларның милли бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәмне «Екатеринбург татарларының милли-мәдәни автономиясе» җирле оешмасы җитәкчесе Владислав Яхин оештырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кунакларына сәламләү сүзе белән Чкаловск районы башлыгы Евгений Шипицын, «Екатеринбург татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе» рәисе Владислав Яхин, Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты Елена Бондаренко, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, «Башкорт Корылтае» оешмасы рәисе урынбасары Валерия Тюменцева мөрәҗәгать итте.
Концерт программасын Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның «Яшьлек» татар җыры коллективы тәкъдим итте. Программада Башкортстаннан чакырылган артистлар, Екатеринбург, Ревда һәм Первоуральск шәһәрләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмдә гер күтәрү, армреслинг, җәядән ату һәм милли көрәш ярышлары тәкъдим ителде.
Бәйрәмнең кульминацион өлеше мәйданда милли көрәш буенча финал ярышы булды. Сабантуйның баш батыры булып Чкаловск районында туып-үскән Павел Киров калды.