Мәскәү суды Гафуровны тагын өч айга Тикшерү изоляторында калдырды
Мәскәүнең Басман суды Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровка җәза чарасын озайтты. Бу хакта башкала суды сайтында хәбәр ителә.
Гафуров тагын өч айга, 25 октябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында кала.
Искәртик, Гафуровны узган елның декабрендә тоткарладылар. Аны Алабуга депутатын үтерүне оештыруда гаеплиләр.