Әлмәттә прокатка бирелә торган электросамокатка ут капкан
Әлмәттә Радищев урамында 6 нчы йорт каршында электросамокат януы турында хәбәр бүген төнлә 01.47 сәгатьтә килгән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр арендага бирелә торган электросамокатның аккумуляторы янып китүен ачыклаган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Янгын чыккан урында беркем дә зыян күрмәгән.