Казан өчен генә махсус премьера: татарларны чукындыручы Гермоген турында фильмы чыкты
Казанда Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң татарларны көчләп чукындыруда катнашкан рухани Гермоген турында фильм күрсәтелде. Русия Көнбатышка каршы торган бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль диделәр премьера алдыннан. Тарихчы исә әлеге фильмның максаты – православиене җәелдерергә омтылу дип саный.