Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркның ачылу көне билгеле
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа технопарк төзелеше 30 августта төгәлләнергә мөмкин, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 42 мең квадрат метр мәйданлы объектта төзелеш эшләре «тәүлек әйләнәсе диярлек» бара. «Беренче кат тулысынча инфраструктуралы, шәһәрдәге һәркем технопаркка эләгә ала: анда рестораннар, кафелар, сатучысыз кибетләр, IT-сәяхәт өлкәсендә эшли торган туристлык агентлыклары булачак. Проект кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән, моның өчен бездә балалар өчен ІТ-парк барлыкка киләчәк. Ул Россиядә иң заманча проектларның берсе булачак», – дип билгеләп үтте Хәйруллин.
Технопаркта «Россиядә иң яхшыларның берсе» булган киберспорт зоналары оештырыла, дип өстәде министр.
«Мәйдан буенча (киберспорт аренасы) Мәскәүдән соң икенче булачак. Биредә киберкиләчәккә багышланган чаралар узачак», – диде Хәйруллин.
Яңа IT-парк Спартак һәм Сәлимҗанов урамнары арасында элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы урынында урнашачак. Ул ике блоктан: «Спартак» фабрикасының яңартылган бинасыннан (гомуми мәйданы 24,4 мең квадрат метр) һәм өч-биш катлы итеп төзелгән 19,3 мең квадрат метрлы яңа корпустан торачак.