Татарстанда яшен, томан һәм 25 градуска кадәр җылы булачак
Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин.
Моннан тыш, тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда, нигездә, төбәкнең көньяк-көнбатышында, көньяк һәм көньяк-көнчыгышында, яшенле яңгырлар булачак. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Татарстан территориясендә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9.. +14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Ә республика башкаласында +12..+14 градус көтелә. Көндезге сәгатьләрдә көн 20-25 градуска кадәр җылыначак. Казанда +22, +24 градус җылы булачак.
«Татар-информ» моңа кадәр синоптикларның Татарстанда кыска вакытлы яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы фаразлаулары турында хәбәр иткән иде.