Апасның «Миргасыйм» мәчете ун еллыгын билгеләп үтте
Апасның «Миргасыйм» мәчете ун еллыгын билгеләп узды. Бу уңайдан мәчет үзенең шәкертләрен һәм күп кенә кунаклар кабул итте.
Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, республика кунаклары – Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм күрше мәхәллә имамнары, мәчетнең шәкертләре бер табын артына җыелды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
«Мәчетебезнең эшли башлаганына 10 ел узып киткән. Дини белем алган шәкертләребез дә бихисап. Кайберләре инде үзләре укулар алып бара. Менә шул ун ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар кору нияте белән очрашу-сөйләшүгә җыйналдык», - диде Рамазан хәзрәт Әминов.
Очрашу Коръән аятьләре уку, вәгазьләр сөйләү белән үрелеп барды. Рамазан хәзрәткә республика һәм район җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.