Түбән Камада контрактчы егетләр өчен бүләк җыялар
20-22 июльдә Түбән Камада «Алга»батальоны составында Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы уку-укыту үзәгендә әзерлек уза торган контрактчылар -Түбән Кама егетләренә бүләкләр җыю буенча акция узачак. Хәзерге вакытта анда 40 түбәнкамалы әзерлек уза.
23 июльдә егетләр янына Түбән Кама муниципаль районыннан рәсми делегация барачак. «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы һәм шәһәр, район депутатлары әлеге сәфәргә әзерлек кысаларында, Түбән Кама контрактчылары өчен бүләкләр җыюны оештыру инициативасы белән чыкты. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Посылкаларга ысланган ит, казылык, алма, карбыз, пакетлы чәй, шикәр, шулай ук фонарь, төрле батарея, бау, бензопила, кер юу порошогы, бер тапкыр кулланыла торган перчатка, теш пастасы һәм щетка, юыну өчен гель (мини яхшырак), сабын, штык көрәкләре, Usb зарядка тутырырга була. Шулай ук казан һәм су өчен 10 литрлы канистрлар да кабул ителә.
Теләгән кешеләр посылкага хатлар һәм теләкләр дә язып сала ала.
Бүләкләр 21 июль - 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 22 июль - 8.00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яшьлек ур., 36г адресы буенча Балалар автошәһәрчегендә җыела.