Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе» бәйгесе үткәрелә
Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер башлангычы белән төзелгән Көньяк Урал гражданлык инициативаларына теләктәшлек күрсәтү фонды ярдәмендә Чиләбедә өлкә күләмендә «Татар гаиләсе» бәйгесе үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар гаиләләре өчен бәйге үткәрү, кешеләргә аларның традицияләре, йолалары турында сөйләү, аларны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру идеясенең авторы – Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе Лена Колесникова.
«Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы балалар, яшьләр һәм гаиләгә һәрвакыт игътибар бирә. «Татар гаиләсе» проекты традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аша районыннан килгән конкурсантлар белән очрашу булды. Гаиләләр үзара танышты, бер-берсен татар ризыклары белән сыйлады, гаилә традицияләре белән уртаклашты һәм иҗади номерлары белән куандырды. Очрашу бик җылы атмосферада узды. Гаиләләр белән мондый очрашуларның күркәм традициягә әверелүен телисе килә», - дип искәртте Лена Колесникова.
«Татар гаиләсе» бәйгесе Көньяк Урал гражданлык инициативаларына теләктәшлек күрсәтү фонды ярдәмендә үткәрелә. Конкурста катнашучылар 14 номинациядә тәкъдим ителгән. Бәйгедә җиңгән гаиләләрне октябрь аенда бүләкләү тантанасына чакырачаклар.