Уфада күрмәүчеләр өчен башкорт халык сәнгатенә багышланган кулланма нәшер ителгән
Мәкәрим Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен Башкортстан республика махсус китапханәсе «Башкорт халык сәнгате: киез, бизәкле тула, вак кисәкләрдән чигү» дигән кулланма бастырып чыгарган. Китап Брайль кабарынкы-график шрифты белән нәшер ителгән һәм кабарынкы-график иллюстрацияләр белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр китапханәдә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Кулланмада башкорт халкы көнкүрешендә киез эшкәртү, бизәкле тула әзерләү һәм вак кисәкләрдән чигүнең үзенчәлекләре бәян ителә. Техник эшкәртү процессыннан соң басма күрмәүчеләр өчен махсус китапханә фондына һәм аның республика шәһәрләрендәге филиалларына җибәреләчәк.