Сәмарканд шәһәрендә Үзбәкстанның мәдәни мирасын күрсәткән ун том китап тәкъдим ителә
Сәмарканд шәһәрендә «Үзбәкстанның мәдәни мирасын дөнья тупланмаларында» сериясеннән чираттагы ун том китап басылып чыккан. Әлеге китап-альбомнар «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» бөтендөнья җәмгыятенең VI халыкара конгрессында тәкъдим ителә.
Әлеге халыкара конгресс 22-24 июль көннәрендә Сәмаркандта узачак. Конгресста дөнья күләмендә 35 илдән килгән танылган 250 галим катнаша. Программа кысаларында ике көн эчендә шәрыкъ галимнәре тарафыннан 100дән артык доклад укылачак.
«Үзбәкстанның мәдәни мирасын дөнья тупланмаларында» коллекциясе инде 60 томны тәшкил итә. Аларны төзүдә 25 илнең 350ләп галиме, 100ләп китапханә һәм музей катнашты», дип хәбәр итә оештыручылар.
Моннын тыш уникаль басма – борынгы манускрипт презентациясе планлаштырыла. Үзбәкстан җирләрендә яшәгән күренекле астролог Мирзо Улугбек заказы буенча ясалган сирәк кулъязма факсимилесы тәкъдим ителәчәк. Әлеге борынгы манускрипт Франциянең милли китапханә тупланмаларында сакланаа. Аның чынлыгын һәм тарихи кыйммәтен галимнәр шик астына алмый.
«Үзбәкстанның дөнья буйлап үз мирасын эзләү һәм аны саклау проекты – йөзләп илне бер-берсенә якынайту ысулы. Үзбәкстан мәдәни казанышларны саклау буенча башка илләргә үрнәк булып тора», - ди «Ал-Фуркан» Ислам мирасы фондының башкарма директоры Сали Шахсивари.
«Ил контекстында ренессанс үз тамырларыңны, үзтәңгәллегеңне, традицияләреңне саклау, шул ук вакытта алга бару һәм үсеш дигән сүз. Үзбәкстан әлеге балансның әһәмиятен аңлады. Халкыңның мәдәни казанышларына игътибар хөрмәткә лаек», ди Үзәк Азия һәм Кавказ институты галиме Фредерик Старр.
«Без Россия китапханәләрендә сакланган Үзбәкстан мәдәниятенең китап ядкәрьләрен кадерләп саклыйбыз, аларның рус мәдәниятенә тәэсирен аңлыйбыз. Шуңа Үзбәкстанның үз мәдәни казанышларын өйрәнү омтылышын хуплап бу эштә актив катнашабыз», - ди Россия китапханәләре ассоциациясе Президенты, Россия Дәүләт гаммәви тарихи китапханә директоры Михаил Афанасьев.